erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

11 июльдән Зөлхиҗҗә ае башланды. Аны ничек уздырырга?

Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәттә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинчекләре бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим

Ибен Габбас (Аллаһ аннан риза булсын) сүзләреннән риваять ителә: Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйтте:

“Изге гамәлләрне нинди генә көннәрдә кылсалар да, Аллаһ аларны бу көннәрдә кылуны күбрәк ярата (ягъни зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне турында әйтелә)” (Бухари риваяте).

Бу хәдис безне зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә изге гамәлләрне күбрәк кылырга өнди, чөнки бу көннәрдә кылынган изгелекләрне башка көннәрнекенә караганда Аллаһ күбрәк ярата. Бу барлык изге гамәлләрне дә үз эченә ала: нәфел намазлар уку, нәфел уразалар тоту, сәдакалар бирү, Аллаһны күп итеп зикер итү, күп итеп Коръән уку, туганлык җепләрен ныгыту, әти-әнигә изгелекләр эшләү, кешеләргә карата яхшы гамәлләр кылу һ.б. Бу мөбарәк көннәрдән гафил булмыйк, кардәшләрем, ялкаулыкны җиңеп, изгелекне күбрәк кылырга тырышыйк.
Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы  (19 июль) көнендә ураза тотуның фазыйләте.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорадылар һәм ул әйтте:

“Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының кәффарәте булып тора”. (Мөслим риваяте).
Гарәфәт көне ул Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне булып тора.

Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәттә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинчекләре бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһ Тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да һәм киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк. Бу кече гөнаһларга кагыла. Ә зур гөнаһларыбызның гафу ителүен теләсәк, безгә тәүбәгә килү тиеш. Искиткеч: авыр да түгел, бары тик бер генә көн ураза тотарга кирәк, ә нәтиҗәдә, күпме гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булып тора ул. Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинчеклекне югалткан булырбыз.

Раил Фәйзрахманов

 http://shahrikazan.ru/news/din/11-iyuld-zlkhi-ae-bashlana-any-nichek-uzdyryrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X