erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Алма печеньесы пешерә беләсезме? Рецепт

Бакчадагы алманың күплеге... Ни пешерим икән, дип баш ватучыларга бик тәмле һәм тиз пешерелә торган алма печеньесы рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:
2 алма
2 йомырка
100 грамм шикәр комы
100 грамм йомшак атланмай + табаны майлау өчен
280 грамм он + табага сибү өчен
1 чәй кашыгы күперткеч
1 чәй кашыгы ваниль шикәре
тәменчә тоз
тәменчә шикәр пудрасы.

Йомыркаларны тоз белән туглыйбыз, акрын гына гадәти һәм ваниль шикәрне өстибез. Атланмай салабыз да тагын азрак туглыйбыз. Бүлеп-бүлеп он белән күперткеч салабыз һәм яхшылап (миксер белән дә мөмкин) болгатабыз. Алманы зур итмичә генә шакмаклап турыйбыз һәм катнашмага кушабыз. Майланган һәм он сибелгән табага, ара калдырып, кашык ярдәмендә печеньеләр кебек итеп ясап камырны тезәбез. 180 градуска кадәр җылытылган пичтә якынча 10-15 минут пешерәбез. Суынганчы шикәр пудрасы белән бизибез.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/alma-pechenesy-pesher-belsezme-retsept

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X