Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Магний ни өчен кирәк һәм ул нинди продуктларда бар?

    Шоколад ашыйсы килү теләге организмга магний җитмәү билгесе булырга мөмкин. (Шәһри Казан)

    Ә ул организм өчен иң мөһим минералларның берсе. Магний бигрәк тә нерв системасы һәм йөрәк эшчәнлеге өчен зарур. Кешегә көненә 300-400 мг магний кирәк. Организм аны үзе эшкәртеп чыгармагач, запасны магнийга бай продуктлар белән тулыландырасы була. Магний чикләвекләрнең бөтен төрендә дә бар. Ә иң күбе фундук (100 гр да 315 мг), кешью (100 гр да 270 мг), һәм кыздырган миндальдә (100 гр да 260 мг).   

    100 гр шоколадта ул 230 мг. Составында кимендә 70 процент какао булган шоколад күпкә файдалырак. 

     

    Реклама

    Реклама

    Көз көне кабак төше күп була. Аны әрәм итмичә, һәр көнне бераз гына булса да ашап куегыз. 100 гр кабак төшендә 500 мг магний бар. Кунжутта – 400 гр га якын, көнбагышта һәм борчакта – 125-129 мг. 

    Магний җиңелрәк үзләштерелсен өчен, рационга составында В6 витамины булган продуктларны кертегез. Шулай ук кош ите, диңгез балыгы, фасоль ашагыз.  
    Магний җитмәү билгеләрен кеше үзе дә сизәргә мөмкин, әгәр дә ул:
    гел арыганлык сизү
    эшлисе килмәү
    йокысызлык
    тынычсыз булу
    тиз ярсып китү
    һава торышына сизгерлек 
    баш әйләнү 
    чәч коелу, тырнак сыну
    Безнең киңәшләрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

    Дилбәр Гарифуллина әзерләде

    http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/magniy-ni-chen-kirk-m-ul-nindi-produktlarda-bar

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: