erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

10 000 сумны башка карталарга да алырга мөмкин

Татарстанда яңа уку елына 10 мең сум алу өчен 270 мең гариза бирелгән. Бер тапкыр бирелә торган акча 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләргә һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, мәктәп программасы буенча укучы затларга түләнә. Исегезгә төшерәбез, гаризаларны кабул итү 15 июльдән дәүләт хезмәтләре порталы һәм Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә ата-аналарның яшәү урынына бәйсез рәвештә башланды.

Элегрәк күпчелек гаиләләр дәүләт хезмәтләре порталыннан ведомстволар мәгълүматлары буенча автомат рәвештә формалаштырылган гаризаның әзерлеге турында хәбәрләр алган иде. Хәзер акча рәсмиләштерү өчен ата-аналарга мәгълүматның актуальлеген тикшерергә, кирәк булса, мәгълүматны үзгәртергә һәм пенсия фондына гариза җибәрергә кала.

РФ Президенты Указы нигезендә, мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү 6 яше 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча (яңа уку елының беренче көне), ә 18 яше 3 июльдән дә соңга калмыйча (түләү турындагы Указ чыкканнан соң беренче көн) тулган балалары булган Россия гаиләләренә бирелә. Ата-аналардан тыш, акчаны уллыкка алучылар, балаларның опекуннары һәм попечительләре алырга мөмкин.

Түләү шулай ук инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган кешеләргә дә бирелә, әгәр алар 18 яшьтән 23 яшькә кадәр булсалар һәм мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итсәләр. Мондый очракларда 18 яшь 2 июльдә яки алдарак туларга тиеш.

Ата-аналарның гаризалары буенча карар чыгару өячен 5 эш көненә кадәр бирелә. Бу вакыт дәвамында фонд бүлекләре ата-аналар биргән мәгълүматны тикшерәчәк һәм түләүгә хокукны бәяләү өчен ведомствоара запрослар ясаячак. Кире кагылган очракта, гаилә карар чыгарылган вакыттан алып эш көне дәвамында тиешле хәбәрнамә алачак. Нәтиҗә уңай булганда, акчалар хисапка 3 эш көне дәвамында күчереләчәк, ләкин 16-нчы августтан да иртәрәк түгел.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәп укучыларына түләүнең бер тапкыр ярдәм итү чарасы булуын исәпкә алып, ул «Мир» карталарына гына түгел, башка түләү системалары карталарына да киләчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Россия пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.

Гариза тутырганда ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: анда картаның номеры түгел, ә банктагы шәхси счет реквизитлары күрсәтелә. Бу вакытта хисап якыннар һәм туганнарга түгел, ә гариза бирүче ата-ананыкы булырга тиеш.

Татарстанның 468 мең баласын бер тапкыр түләүгә дәгъва кыла. Түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд сумнан артык тәшкил итә.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/10-000-sum-bashka-kartalarga-da-alyrga-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X