erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Срогы чыккан машина йөртү таныклыклары җәй уртасына кадәр гамәлдә санала

Дәүләт автоинспекциясе таныклыкларның яңаларын бирү, искеләрен алыштыру эшен дәвам итә. Тик моның өчен коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар күреп, дәүләт хезмәт күрсәтү сайтында алдан язылырга кирәк.

Казан, 23нче апрель, “Татар-информ”, Наталия Никифорова).
Срогы чыккан машина йөртү таныклыклары җәй уртасына кадәр гамәлдә кала. Бу турыда “Татар-информ” матбугат агентлыгына Республика дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Россия Президенты үзенең указы белән, срогы чыккан яки чыгачак мөһим документларның гамәлдә булу срогын озайтты.
Шулай итеп, 1нче февральдән алып, быелның 15нче июльгә кадәр файдалану срогы чыгучы машина йөртү таныклыклары, өстәмә мөрәҗәгать итеп тормыйча, төрле белешмәләр һәм документлар җыймыйча гына, автомат рәвештә, гамәлдә калалар. Алар махсус хокукый норматив актлар кабул итеп, тиешле алыштыру тәртибе билгеләнгәнчегә кадәр гамәлдә саналалар.
Бу чара кешеләр инстанцияләр буенча йөрмәсеннәр һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен күрелде.
Шулай да, дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыкларын алыштыруны һәм транспорт чараларын теркәүне дәвам итә. Тик моның өчен, коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын күреп, дәүләт хезмәт күрсәтү сайтында алдан язылырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X