Реклама
Тикшерү бара
Татарстанның Мамадыш районында полицейскийлар 61 яшьлек ир кешене тоткарлый. Аннан 90 яшьлек хезмәт ветеранын үтерүдә шикләнәләр.
Пенсионер ханымның мәетен 28 августта Мамадышның Островский урамындагы шәхси йортта табып алалар. Тикшерүчләр әйтүенчә, шикләнелүче берникадәр вакыт дәвамында ханымның йорты янында күзәтеп йөргән, ә төн җитүгә, ханымның бүлмәсенә кергән. Хатын-кыз уянып китеп, ярдәм чакырып кычкыра башлый, шунда ир кеше аның башына таш белән сүгып, муенына пычак чәнчи. Пенсионер ханымның үлгәнен белгәч, җинаятьче йорттан 200 мең сум акча алып кача.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучының моңа кадәр дә 9 тапкыр хөкем ителүе ачыкланды. Ир кеше гаебен таныган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
⠀
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз