erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

5 яшьлек бала өстенә шкаф ауган

МЧС чакыртканнар

Казанның Чистай урамындагы йортларның берсендә биш яшьлек кыз өстенә шкаф ауган. Чак гына фаҗига булмый калган. Баланы хастаханәгә озатканнар. Авыр җиһаз бала өстенә төшеп, бүлмәгә керә торган ишекне каплаган. Баланың әнисе шул бүлмәдә булган. Әни кеше 112 номеры буенча ашыгыч хезмәткә шалтыратып, ярдәм сораган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.   Вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерү хезмәткәрләре фатир ишеген ачып, ауган шкафны күтәргәннәр һәм зыян күргән баланы медиклар кулына тапшырганнар. Кыз бала Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Агентлыкка билгеле булганча, аның аягы сынган булу ихтимал. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34223

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X