erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

50 елга якын көллияттә

Без остазыбызны ихлас күңелдән зур юбилее белән котлыйбыз.

         “Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре”, халык мәгариф отличнигы, 10 нчы бишьеллык ударнигы, югары категорияле укытучы Бакиров Барый Каюм улының хезмәт кенәгәсендә ике генә җөмлә язылган: 1972 елның 14 августында физик тәрбия укытучысы һәм 1999 елның 1 сентяберендә физик тәрбия җитәкчесе итеп билгеләргә.

         Шушы ике җөмлә эчендә кешенең бөтен гомере чагылган. 1 гыйнвар көнне зур хөрмәткә лаек булган укытучыбыз, тренерыбыз Барый Каюм улының олы бәйрәме-75 еллык юбилее булачак.

         Бакиров Барый Каюм улы 1946 елның 1 гыйнварында  Татарстан Республикасының Апас районы Чирү авылында туган, Урта мәктәпне 1962 елда тәмамлый һәм Буа ветеринария  техникумына укырга керә.1965 елда техникумны уңышлы тәмамлап , совет армиясе сафларына чакырыла һәм спорт ротасында хезмәт итә.

         1968-1972 елларда КДПИ ның физик тәрбия факультетында укый һәм юллама белән Арча педагогия училищесына физик тәрбия укытучысы итеп җибәрелә.1972 елдан 2020 елга кадәр Арча педагогия көллитяендә эшләде.

         Педучилищега эшкә килгәч, үз сузендә нык торучы, таләпчән, булдыклы, тирән белемле Барый Каюм улы коллективта уз кеше булып китә.Кафедрада методик эшне җанландырып җибәрә, сыйныфтан тыш чараларны иң югары ноктага кутәрә! Ә дәресләрендә яңадан-яңа алымнар кулланып, заман сулышы белән бергә атлый.Көллияткә кирәк кадрларны сайлап һәм аларны бер теләк,бер омтылыш, бер яну белән яшәүче коллегалар итеп тәрбияләгә иреште.

         Көллияттә 50 елга якын эшләү дәверендә ул үзенә генә хас җаваплылык хисе һәм осталык күрсәтеп , укучыларда физик тәрбиягә мәхәббәт һәм сәламәт яшәу рәвешен үз урнәгендә тәрбияләугә иреште. Сер түгел, бу яктан ул күп кенэ физикультура укытучыларына да үрнәк булып тора. Моннан тыш купме җәмәгать эшләре! Профком рәисе, партоешма секретаре, агитатор, пропагандист, Россиянең мәгариф хезмәткәрләренең Iсъезды делегаты һәм башкалар.

         Училище көллият булып узгәртелгәч, Барый Каюм улы укыту планнары, прогрммалары төзи. Район укытучыларының август киңәмшмәләрендә, республика күләмендәге  семинарларда методик чыгышлар ясый. Көллияттә үткәрелгән республика ярышлары, семинарлары, ачык дәресләре Мәгариф һәм фән, спорт министрлыклары тарафыннан югары бәяләнә. Хәтта Россия президенты В.В.Путин исеменнән мактау  грамотасы алуга ирешә.Татарстан Республикасы һәм Россия беренчелегендә уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда ул җитәкләгән команда яңадан-яңа үрләр яулый.Педагогия училищелары арасында 7 тапкыр Россия беренчелегендә катнашып, 5 тапкыр призлы урыннар яулый, ә 1983 елны чемпион исеменә лаек була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Җиңел атлетиканы- спортның королевасы дип йөртәләр, ә Барый Каюм улы аның короле дисәктә ялгыш булмас.Районда җиңел атлетика серләрен һәм нечкәлекләрен белгән бутән кеше юк дисәң дә дөрес булыр, ул үз эшенең чын фанаты. Ул көллияттә физик тәрбия куелышын Татарстанның һөнәри уку йортлары арасында иң яхшылары дәрәҗәсенә күтәрде.

         Остазның эшен дәвам иткән горурланырлык укучылары күп. Ел саен физик тәрбия факультетына берничә укучы керә.Тәлапчән, әмма гадел һәм кешелекле, иҗади эшләуче, һәрвакытта да кешегә ярдәм кулы сузучы, тирән белемле һәм үрнәк гайлә башлыгы булган педагогны без әле дә ихтирам белән искә алабыз. Куп еллар элек укуын тәмамлаган студентлар аны яратып , хөрмәт итеп хатлар язып торалар. Ә яшь укытучыларга ул һәрвакыт үрнәк булды, ярдәм итеп торды, үзенең зур тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

         Без остазыбызны ихлас күңелдән зур юбилее белән котлыйбыз. Аңа нык сәламәтлек , куп шатлыклар, тормыш иптәше Лилия Нурый кызы, балалары һәм оныклары белән озын-озак һәм тыныч тормыш телибез.

 

Хезмәттәшләре һәм чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән

Зиннур Сәгыйтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз,Бари Каюмович!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бари Каюмовичны ихлас кунелдэн тэбрик итэм. Исэнлек-саулык , гаилэ бэхете, алга таба да зур унышлар телим. Бик тэ хормэткэ лаек кеше.

      Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

      2
      X