erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Агачлар да әрәм булмый, оныкларга да тәрбия

Яшел чыршы басып торчы... Балаларның Яңа ел алдыннан иң яратып җырлый торган җыры бу. Һәм әлеге бәйрәмне яшел чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый.


Безнең балалар үскән елларда ясалма чыршылар кибетләрдә сатылмый иде әле. Шуңа Яңа ел алдыннан бар халык чыршы эзләп мәш килер иде. Ул елларда  киселгән, бәйрәмнәр үткәч чыгарып ташланган чыршылар үскән булса, нинди урманнар барлыкка килгән булыр иде!
Бүген инде урманчылар да чыршы дип алай ыгы-зыгы килеп йөрүчеләр юк, дип әйтә. Чөнки сатуда ясалма чыршыларның ниндиләре генә юк! Матур да, коелмый да, табигатькә дә зыян килми. “Егерме еллар элек алып куйган ясалма чыршы бүген дә исән әле, – ди бер танышым. – Хәзер ул оныкларны куандыра, Яңа ел алдыннан куябыз да, бергәләп бизибез”.
Чын чыршы кирәк кешегә дә табигатькә зыян китерми генә чыршылы булу мөмкинлеге бар. Кибеттә чүлмәктә сатыла алар. Бер хезмәттәшебез Яңа ел алдыннан шундыйны сатып алды да, яз җиткәч аны балалар паркына утыртып куйдык.
Бер танышым шундый чыршыларны ел саен сатып алам да, язын оныклар белән буш җиргә күчереп утыртабыз, ди. Агачлар да әрәм булмый, онык-ларга да менә дигән тәрбия.
Балалар кечкенә вакытта без дә өй түренә чыршы куя идек. Шул елларда капка төбенә утырткан ак һәм кара, зәңгәр чыршылар хәзер зур булып үсеп, ел буе ямь биреп утыралар. Яңа ел алдыннан шуларга  гирляндалар куябыз, үзебезгә дә, тирә-юньдәгеләргә дә бәйрәм ясыйбыз. 
Инде дә килеп, өй түренә урман чыршысы куярга теләүчеләргә дә борчыласы юк. “Безнең питомникта Яңа елга дигән чыршылар махсус үстерелә, – ди Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин. – Теләгән кеше килеп сатып ала. Урманнан, урман полосаларыннан агач кисәргә ярамый.  31 декабрьгә кадәр “Чыршы” дип аталган чара үткәрелә. Ул ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау өчен оештырылды. Агачларны законсыз кискән, зарарлаган яки үз белдегең белән казып алган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салына. Моннан тыш, гаеплеләр урманга килгән зыянны түләргә тиеш булалар”.
Яңа закон нигезендә хәзер гражданнар урманда җирдә яткан корыган ботакларны, агач кәүсәләрен балта, пычкы кулланып ирекле җыя ала. Әмма диләнке эшләре уздырылган урыннардагы агач кисү  калдыкларына кагылырга ярамый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X