erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар – Россия спорт осталары

Редакциягә кунакка чакырдык үзләрен. Иртән инде без район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, көрәшчеләр Илнур Зәйнуллин һәм Илшат Фазылҗанов белән күңелле итеп сөйләшеп утыра идек.

Быел сентябрьдә Яңа Кырлайда үткән Ат көнендә көрәшчеләр бил алышты.

Шунда район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев безнең янга килеп: “Безнең көрәшче егет Илшат Фазылҗанов Россия чемпионы булды бит! Бу турыда язарга кирәк”, – дип, уңышлар белән уртаклашты. Монда сүз быел августта Ижевскида булып узган милли һәм олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча  Бөтенроссия ярыш-фестивале турында бара иде. Илнең 43 төбәгеннән 1200ләп спортчы катнашты анда. Спортның 16 төре буенча ярышлар булды. Илшат, татарча көрәш буенча, барлык көндәшләрен җиңеп, 1нче урынны алды. Бүген ул Россиянең спорт мастеры!

–Россиянең спорт мастеры исемен быел безнең районнан өч көрәшче алды, – дип сөйләде Ринат Алеев. – Алар: Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Арчадан Илнур Зәйнуллин һәм Иске Масрадан Нәсим Габидуллин.

Менә шул уңайдан алар бездә кунакта. Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин көрәшчеләрне уңышлары белән котлады. Бергәләп  райондагы көрәш батырларын искә төшердек. “Арчада бик матур шигырьләр язучы Минһаҗ абый Кашапов яши, – диде баш мөхәррир. – Ә менә Минһаҗ абыйның самбо буенча СССРның спорт мастеры икәнен беләсезме икән?!” Әнә шулай, шау-гөр килеп район көрәшчеләре, спортчылары турында сөйләшеп алдык.

– Мин 31 яшьтә, – дип сөйләде үзе турында Илнур Зәйнуллин. – Арча станциясендә яшим. Өйләнгән. Мәктәптә яхшы укыдым. Казанда төзүчеләр көллиятендә һөнәр алдым. Эшмәкәр Төхвәтуллиннарда эшлим. Мин башта көрәш секциясенә 1нче сыйныфта барган идем. Ничектер ошап бетмәде ул миңа. Ташладым. Аннан 14 яшьтә тагын көрәшкә бардым. Көрәшү ошап китте. Аныңчы сәнгать мәктәбенә йөрдем. Баян, гармунда уйнарга өйрәндем.

– Җиңүләр кайчан башланды?

– 15 яшьтә. Арчада яшүс-мерләр арасында 1нче урынны алдым. Җиңүләр шулай башланды. 130кг.нан авырраклар белән көрәшәм.

– Сөбханалла, гәүдәгә таза сез, күп ашыйсызмы, аз хәрәкәтләнәсезме?

– Тән төзелеше шундый. Ашаудан да тормый ул. “Арча” спорт комплексында атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Тренерым Фәнис Зарипов.

– Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсен кайда алдыгыз?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Быел апрель аенда Төмәндә Россия күләмендәге татар көрәше ярышлары булды. Татарстаннан җыелма командада 10 кеше бардык. Безнең районнан Иске Масрадан Нәсим Габидуллин да бар иде. Үз авырлык үлчәвемдә 2нче урынны алдым. Нәсим дә көндәшләре арасында 2нче урын яулады. Шушы җиңүләребез өчен безгә Россиянең спорт мастеры исеме бирделәр.

– Ә мин 11 яшьтән көрәшәм, – дип сөйләшүне дәвам итте Илшат Фазылҗанов. – Авылда сабантуенда балалар арасында көрәш бара иде, әти (Марат) көрәшергә чыгарды. Шунда 2нче урынны алдым бит, әй. Түбән Мәтәскә мәктәбендә көрәшкә йөри башладым. Әти дә “әйдә!”, “әйдә!” дип дәртләндереп торды. Авылда тренерым Илгиз Гыйбадуллин булды. Арчада тренерларым Фәнис Зарипов һәм Илшат Һидиятов. Аларга рәхмәт. Татар көрәшен бик яратам. Искиткеч матур көрәш бит ул! Көндәшеңне алып салулары! Андый матур алымнар башка бер генә көрәштә дә юк. Казанбаш һәм Арчаның 6нчы мәктәпләрендә балаларны көрәшкә өйрәтәм. Уңышлар булып тора. Физик тәрбия укытучысы юнәлешендә югары уку йортында укыйм. 24 яшьтә. Өйләнмәгән. Һөнәремне, балаларны яратам.

– Хезмәт хакыгыз күпме?

– 18 мең сум.

– Тренерлар ничек яши бу акчага?

– Буш вакытта шабашкага бара.

– Ә сез шабашкада нинди эшләрне башкара беләсез?

– Барысын да....

Иске Масрадан Нәсим Габидуллин, эштә булып, редакциягә очрашуга килә алмады. Ул Арча педагогика көллиятен тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтты.  Казанга эшкә йөрсә дә, кичкә көрәш белән шөгыльләнергә кайтып җитә, диләр. Тренеры – Илшат Һидиятов.

Исән-сау булсыннар, уңышлар телибез егетләргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X