erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Әллә агуландым инде?”

Хәзер туй, никах мәҗлесләрен, туган көн, юбилейларны ресторан, кафеларда үткәрү модага кереп китте. Әзерлисе дә, соңыннан җыештырасы да юк, акчасын түлисең дә, эшең бетте.

Беркөн танышым ресторанда туйда булганнан соң эче китүдән зарланды. Кунак-лар арасында тагын берничә кешенең авыртуы турында да ишеткән. Сыйфатсыз ризык булып, агуландык, ахры, дигән фикер туган. Чыннан да, анда ризыклар сыйфатлымы? 150шәр кешегә әзерләп тә бетерергә кирәк бит. Атна саен, кайчак өчәр көн рәттән? Өлгерәләрме, әллә алдан ясап куйганны бирәләрме? Бу сораулар белән без “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемеология үзәге” сәламәтлек саклау федераль дәүләт учреждениесенең Арча районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Гадельяновна Шәйхуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Мәҗлесләрне җәмәгать тук-лануы предприятиеләрендә үткәрүгә уңай карыйм мин. Ни өченме? Чөнки күпме әйберләр сатып аласың, тиз бозыла торганнары да күп була, ә аларны саклау өчен өйдә зур суыткычлар юк. Күз алдына гына китереп карагыз, аның кадәр пешерү әйберләрен, яшелчә, җиләк-җимешне өй шартларында ничек сакларга кирәк? Билгеле бер температура режимы саклануы да сорала аның өчен. Ә җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ярымфабрикатларны алдагы көндә эшләсәләр, салкын кабымлыклар 30 минут, бер сәгать алдан гына әзерләп өстәлгә куялар. Аның шулай булуын өстәлгә күз төшерү белән күреп була. Ничек өлгерәләр икән, дип үзем дә аптырыйм.

– Димәк, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сыйфатсыз азык белән агулану куркынычы юк?

– 2017-2018 елларда районда ике урында шундый очрак булып алды. Шуннан бирле булганы юк. Хәзер җәмәгать туклануы предприятиеләре өстәлгә кую өчен үзләре белән продуктлар алып килергә рөхсәт итмиләр. Алкогольле эчемлек алырга мөмкин, әмма аның да кибеттән сатып алынуы турында чегы булырга тиеш. Хәтта тортларны да үзләрендә ясыйлар. Чөнки алар үзләре өчен үзләре җаваплы.

– Сезнең тарафтан контроль оештырылганмы?

– Һәр шәхси эшмәкәр саткан продукциясенә лаборатор тикшерү үткәрү юлы белән үз эшчәнлеген контрольдә тота. Закон нигезендә елга ике тапкыр барлык булган әйберләрен лаборатор контроль үткәрергә тапшыралар. Лаборатория аккредитацияле булырга тиеш. Монда су да, эшләүчеләрнең куллары, мебель, җиһазлар, савыт-сабалардан да бактерияләр булу-булмау-га тикшерү үрнәге алына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шулай да, агулану очрагы булды, ди. Аны исбатларга мөмкинме?

– Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, аның нәрсәдән килеп чыгуын ачыкларга кирәк булачак. Чыннан да ул ресторан, кафедагы ризыктан микән? Берничә вариантны алып карыйк. Мәҗлес өстәлендә нәрсә генә булмый. Итле, балык ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш... Барысын да рәттән ашап карыйсы килә. Организм ничек кабул итә? Ул хакта уйламыйбыз. Аннан вируслы инфекция, коронавирус вакытлары. Бина эчендә йөзләгән кеше утыра. Араларында авыручылар юктыр, дип кем әйтә ала? Берсе авырый икән, янындагыларга да йогарга, шул мәҗлестәге әллә никадәр кешене зарарларга мөмкин. Тагын бер фактка игътибар итәргә кирәк. Мәҗлес тәмамлангач, хуҗалар өстәлдә калган бөтен ризыкны үзләре белән алып китәләр. Ресторан, кафеда бирми дә кала алмыйлар, чөнки акчалары түләнгән. Аннан ничә көннәр буе ашыйлар. Ә бу бик куркыныч. Нинди шартларда саклана бит әле. Сезнең сорауга килгәндә, әгәр зыян күрдек, дип медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәләр икән, тиз арада безгә хәбәр килә һәм шул җәмәгать туклануы учреждениесендә планнан тыш тикшерү үткәрәбез. Авыру чыганагы ресторан белән бәйлеме, юкмы? Шуны ачыклыйбыз. Анда ризыкларны саклау, персонал, җиһазлар – бар да тикшерелә.

– Чыннан да гаепле булулары ачыкланса?

– Ул очракта штраф салына, вакытлыча учреждение ябыла, генераль җыештыру үткәрелә. Шунда ук тикшерү бүлеге эшкә тотына.

– Мәктәпләр, балалар бакчаларында да тикшерүләр үткәрәсезме?

– Барлык туклану белән бәйле урыннар контрольдә тора. Балалар бакчаларында көн дә барлык продуктларны сынау өчен аерып алып калалар. Алар суыткычта 48 сәгать дәвамында стериль савытларда сакланырга тиеш. Берәр хәл килеп чыкса, шуны алабыз да тикшереп карыйбыз. Андый очракның булганы юк һәм булмасын да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X