erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Андый мәктәп Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк". Ә бездә бар (+видео)

Беренче сыйныфка алты, филиаллар белән сигез бала укырга кергән.

Бүген "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин Ашытбаш мәктәбендә Белем бәйрәмендә булды. "Андый мәктәп Татарстанда гына түгел, Россиядә юк. Уникаль мәктәп",  диде ул тәэсирләре белән уртаклашып.

Ашытбаш мәктәбе алтынны "коеп" кына тора икән. Бу очракта алтын "укучылар" турында сүз бара. Узган тел мәктәпне 6 укучы тәмамлаган булган. Алтысы да алтын медальгә. Быел биш укучы аттестат алган, бишесе дә алтын медаль белән киткән.

Шушы укучыларның барысы да югары уку йортларына укырга кергән. Бюджетка.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел унберенче сыйныфта өч укучы, өчесе дә алтын медальгә бара.

Беренче сыйныфка алты, филиаллар белән сигез бала укырга кергән. Булачак алтын медаль ияләре, дип юрыйк. Беренче кыңгырау тантанасында аларны Чи-чи белән Мыр-мыр  котлаган. Исрафил Насыйбуллин үзләренә бүләкләр тапшырган. 

Ашытбаш мәктәбе турында киләсе саннарның берсендә тулырак язып чыгарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X