erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аны язып бетереп булмый, үзен күрергә кирәк

“Ат көне” бәйрәмендә

Яңа Кырлайда үтә торган Ат көне” бәйрәменә ел да яңалыклар кертми калмыйлар. Быел “Авыл снайперы”, “Ат арбасын тартып йөр” ярышлары, кымыз эчү, өчпочмак ашау кебек уеннар, пони ат, өйрәтелгән этләр чыгышлары белән бәйрәм тагын да күңеллеләнгән иде. Ат чабышлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясе ярдәмендә үткәрелә. Ярышларның приз фонды 2 миллион сумга якын тәшкил итә.

Озын арага атлар иртәнге сәгать 5тән кузгалды. 40, 80, 100, 120 км араны үттеләр. Чабышкылар белән барысы 120 ат төрле ярышларда катнашты. Озын ара ярышында безнең районнан катнашучы булмады. Күрше Биектау районыннан Ленар Госманов: “Атны озын юлга әзерләү авыр хезмәт, – дип сөйләде. – Бу төр ат спорты белән шөгыльләнергә бик атлыгып тормыйлар. Чөнки көн саен ат белән зур чакрымнар үтәргә кирәк. Шөгыльләнмисең икән, зур ярышларда катнаша да, урын да ала алмыйсың. Ә без Россия күләмендәге төрле узышларда катнашып торабыз”. 40 ат тотучы Ленар Госмановның 16 яшьлек кызы Адилә, 40 км араны уңышлы үтеп, 1нче урынны алды. Димәк, шөгыльләнәләр.

Атларның озын араны чабып түгел, ә юртып үтү ярышлары чит илләрдә, Кавказ якларында үсеш алган, диләр. Ярышларга Татарстан Республикасы районнарыннан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Төмән, Пенза, Кабардин–Балкар республикасыннан, Санкт-Петербургтан һ.б өлкәләрдән килүчеләр бар иде.

Кечкенә кыз утырган ак төстәге пони күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Тугыз яшьлек Настя Белла кушаматлы пони белән Казаннан килгән. Ат белән киртәләр аша сикереп күрсәтте. Ә үзе атта йөрү белән ярты ел гына шөгыльләнә икән. Киртәгә якынлашканда тураеп, атка сыена. Һәм ат киртәләр аша сикереп чыга. Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли шура җәмгыяте рәисе Васыйл Шәйхразыев Настя белән фотога да төште. Васыйл Шәйхразыев Яңа Кырлайдагы ат бәйрәменә килми калмый. Гадәттә мәйданда халык алдында чыгыш ясагач, атчылар белән күрешеп, сөйләшеп ала ул. Яңа Кырлайда ерак арага ат ярышында катнашкан еллары да булды. “Быел атлар иң зур ара – 120 км.ны үтсә, киләсе елда 160 км.га ярыш булачак, – дип сөйләде Васыйл Шәйхразыев. – Яңа Кырлай җирен иң яхшы, иң уңайлы трасса, дип бәялиләр. Ярыш булса да, күңел ял итә, дип әйтәләр”.

Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде. “Ат гомер- гомергә татар халкының иптәше, ярдәмчесе, ашатучысы булган, – дип сөйләде ул. – Атлы халык булып калырга насыйп булсын!” Җитәкчеләр  фикеренчә, татар халкын атсыз күз алдына китерүе кыен.

Әнә, җигүле атлар бөтен мәйданны биләп алган. Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов атын бизәп кенә калмаган, мәш килеп самоварда чәй дә кайната. Янәшәдә гармунчылар гармун уйнап, җырлап тора. Курса-Почмактан Илсур Галиәкбәров ат бәйрәменә гармунсыз килми. Үзе уйный, үзе җырлый.

Ах, дусларым, сезнең белән

Күтәренке күңелләр.

Күтәренке күңел белән

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үтсә иде гомерләр.

Балтачтан Мансур Сәләхов, Шәрифҗан Хөсәенов белән өчәүләп рәхәтләнеп гармун уйныйлар. Мансур Сәләхов: “61 яшьтә мин, – дип таныштырды үзе белән. – 15 еллап ат асрыйм. Арчага ат бәйрәменә килми калмыйм, йөрәк түзми...”

Чабышкы атлар бер тирәдә бөтерелә. Татар атлары, эш атлары, ярым чиста, чиста токымлы атлар – барысы 40лап чабышкы ярышты. 1800 метр ераклыкка чабыштылар. Безнең район атчыларының сөенечен генә әйтеп үтәм. Көектән Вирсул Гарифуллин ярым чиста токымлы ат ярышында үзләренең атында 2нче булып финиш бирде. Шулай ук Көектән Рәсим Шәрифуллинның улы Илвир үзләренең атында эш атлары арасында 1нче урынны алды, ә Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов бишенче килде.

Төмән өлкәсеннән татар конгресы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров шулай ук ат бәйрәменә килмичә һәм озын ара ярышларында катнашмый һәм урын алмый калмый. Быел да пьедесталга күтәрелде, бүләкләр алды ул. 80 км арада Пензадан әрмән кызы Антонина Саркисян беренчелекне алды. 120  км арада Төмән өлкәсе атында беренче нәтиҗә булды.

Ә бизәлгән җигүле ат хуҗаларының барысын да мәйданга чакырып бүләкләделәр. Иң беренче булып мәйданга Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов чыкты. Җигүле атлар белән йөк ташу ярышында җиңүчеләр дә мәйдан түрендә булды. Курса-Почмактан үз атында Венер Исмәгыйлев тизлеккә йөк ташуда беренче урынны алды. “Аударыш” ярышында Лениногорскидан Динар Хәйбриев җиңде.

Кыскасы, “Ат көне” бәйрәмен язып бетереп булмый. Аның үзен күрергә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X