erid:2VtzquqpS7d
Арча көрәшчеләре Мамадыштан кайтты
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре Мамадыштан кайтты

Уңышлар бар.

Мамадыш районының Түбән Ушма авылында РСФСРның спорт мастеры, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхммәтшин истәлегенә багышланган "Ялкын" журналы призларына 2007-2008 елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Ярышларда 43 командадан 305 көрәшче бил алышты.

Бу ярышта Арча районы 2 команда белән катнашты. Көрәшчеләр 9 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.

🏅Вәлиәхмәтов Дияз (80 кг, Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Рәис.Ф.) - Татарстан чемпионы.

🏅Шакирзянов Рияз (70 кг, Яңа Кенәр мәктәбе, тренеры Сафиуллин Ирек.М.) һәм Шакиров Булат (100 кг, АСОШ 6, тренеры Һидиятуллин Фәнил.Ф.) 3 нче урын яуладылар.

🏅Арча районы командасы, Мамадыш, Яр Чаллы командаларыннан гына калышып, 3 нче урынны яулады. Команда составында шулай ук Фәйзрахманов Рүзәл (Ашытбаш мәктәбе), Искандаров Ислам (6 нчы мәктәп), Каримов Таһир (Шушмабаш), Губаев Алмаз (Кәче), Төхфәтуллин Әмир (Наласа мәктәбе), Бохаров Камил (Урта Курса) дә көрәштеләр.

Көрәшчеләрне, тренерларны бу зур җиңү белән котлыйбыз!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев