erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы авылларында йөргән «сәер кешеләрнең» кем булуы ачыкланган (»Интертат», Гөлүзә Ибраһимова)

Арча районы Иске Иябаш, Әзәк авылларында «Сәер кешеләр нәрсәдер сибеп йөри», – дигән хәбәр таралган иде. Билгесез кешеләр бакчаларда нәрсәдер сибеп йөргән, кеше күренүгә – качканнар. Бу күренеш авыл халкының йөрәгенә шом салган. Хәзер инде аларның кем булуы ачыкланган.

Узган атналарда Арча районы авыллары халкы борчуга калган иде. Сәер кешеләр бакчаларга кереп нәрсәдер сибеп йөргән икән. Авыл апалары бу турыда аудиосообщениеләр яздырып җибәргән. Алары ватсап мессенджерларда төркемнәргә таралды. Шуларның берсендә бер апа иренең «сәер кешеләр»не күрүе турында сөйли.

«Бик сәер хәлләр. Ирем бозауларны алып кайтырга дип чыгып киткән иде. Капка төбеннән көмеш төсендәге әйбәт машина очып узып китте, ди. Нәрсә булды икән, дип карарга чыккан. Ике малай күршеләрнең бакчасында йөри. Озын бутыйлар кигәннәр, букчалар асканнар. Шул букчадан нәрсәдер алалар да һавага сибәләр, алалар да сибәләр икән. Люцернаның өсте сөтле су сипкән кебек булып тора, ди. Машина зират янына туктаган. Машина йөртүче, иремне күрүгә, калганнарына нәрсәдер кычкырган да, тегеләр су буена төшеп тә киткән. Нәрсә икәнен белмибез, аптырадык», – дип сөйли ул ханым.

Ул аларның Түбән Әзәк авылына таба китүләрен дә әйтә. Әзәк авылында ул кешеләрнең күпер төбендә басып торганнарын да күргәннәр. Ике яшь егет булган анда.

Авыл халкы бу хәбәрне Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллинга хәбәр иткән. Ул шунда ук бу авылларга барып, урамнарны да әйләнеп чыккан, әмма «сәер кешеләр» очрамаган. Мәгълүматны участок полициясенә биргән. «Авыл халкында төрле фараз бар. Кемдер «буаларны тикшереп йөриләр» ди, кемдер «бакчага әйбер сибеп йөриләр» ди. Тотылмаган – карак түгел. Нәрсә дә әйтеп булмый әлегә», – дигән иде ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңрак бу кешеләрнең кем булуы ачыкланган. Авыл халкына алар турында хәбәрне Иске Иябаш авылы фермеры Данаил Сабиров язып җибәргән.

«Алар – университеттан килгән 4 студент. Координаталар буенча Әзәк белән Иске Кырлай арасындагы буага барырга тиеш булганнар. Мин трактор белән басудан кайтканда, каршыма чыгып ярдәм сорадылар. 1 кыз белән 1 малай адашканнар. Мин аларны өйгә алып кайттым, ашаттым. Яңгыр астында йөреп туңганнар. Аннан соң аларга бирелгән координаталарны навигаторга кертеп, шул урынга үземнең машина белән илтеп куйдым. Шунда барганда, Әзәк авылында тагын 2 малайны очраттык. Барысын да шул урынга илтеп куйдым. Аларны аннан Казанга машина алып китәргә тиеш иде», – дип язып җибәргән фермер. Бергәләшеп төшкән фотоны да җибәргән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/arca-raiony-avyllarynda-iorgan-saer-keselarnen-kem-buluy-acyklangan-5855579

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X