erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы мәктәпләрендә “Вакыт срогыннан башка” бердәм дәресләре узды

Ул Бердәм гамәлләр көненә багышланган.

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.

Бүген районыбыз мәктәпләрендә дә “Вакыт срогыннан башка” дигән бердәм дәресләр, сыйныф сәгатьләре үтте.  

“Бүген тарихи вакыйгага багышланган “Вакыт срогыннан башка” бердәм дәресләре районыбызның барлык мәктәпләрендә дә узды, – диде район мәгариф идарәсе җтиәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова. – 1–11 сыныф укучылары тарих дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышында нацистларның тыныч халыкка карата кансыз җинаятьләре турында белемнәрен ныгытты”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 6нчы мәктәбендә бердәм дәрес үткәрүдән тыш, 9 майга багышлап "Хәтерлим! Горурланам" дигән  мәктәпнең "Үлемсез полкын" да эшләгәннәр. 

"Без аны проект итеп эшләдек, - дип хәбәр итте Арчаның 6нчы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Җиһангирова.  - Һәр сыйныф үзенең "Үлемсез полкын" эшләде. Бик матур килеп чыкты". 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X