Бүген, 10 сентябрьдә, илебездә бердәм сайлаулар көне.
Арча шәһәренең бер округында һәм Наласа авыл җирлегендә җирле үзидарәләргә депутатлар сайлана.
Сайлау участоклары да иртәнге 7 дә ачылды. Аларда эш инде башланды. Арчаның икенче мәктәбендә урнашкан сайлау участогына беренче сайлаучылар инде килеп, үз тавышларын биреп китте.
Сайлаулар кичке 8 гә кадәр дәвам итәчәк.
Нет комментариев