«Арча хәбәрләре» журналисты Ильяс Фәттахов: «Бәрәңге шау чәчәктә, корткычлар зыян сала алмый»
Кибетләр каршында таныш бер апа очрады. Үзе дә заманында сәүдә системасында эшләде. “Яшь чакларны сагынып йөрисеңме?“ – дим, шаяртып.
– Бәрәңгене ике тапкыр агуладым – бер корт та үлмәде, өченче тапкыр алып карыйм инде, – диде ул уфтанып.
Әйе, бүген күпләр бәрәңге коңгызы белән көрәшә. “Җыеп та карыйбыз, агулыйбыз да – икенче көнне тагын шундый хәл“, – дигән зарларны еш ишетергә туры килә.
Минем быел андый проблема юк. “Чөйне чөй белән бәреп чыгаралар“, – дигән мәкаль бар бит әле. Бакчага Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән подизус дип аталган кандала балалары җибәрдек. Шулар бәрәңге коңгызының күкәйләрен, личинкаларын ашап бара. Бәрәңге шау чәчәктә, корткычлар зыян сала алмый.
Бәрәңге коңгызлары АКШның Колорадо штатында барлыкка килгән, исемнәре дә шуннан алынган. Бактың исә, безнең бакчага җибәргән кандалалар шул ук штатта яши, бәрәңге коңгызларына артык үрчергә ирек бирми икән. Табигатьтә шундый баланс сакланганда зыяны сизелми.
Бәрәңге коңгызлары безнең якларга узган гасырның 70нче елларында “килеп чыктылар“ һәм үзләрен җәннәттә кебек хис итәләр. Агу сатучыларга табыш, бәрәңге үстерүчеләргә зыян.
Кызганыч, бәрәңге коңгызын контрольдә тотучы бу бөҗәкләр бездә кышлап чыга алмый, диләр. Климат җылына бара, диләр бит, бәлки киләчәктә кышны да исән чыга башларлар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев