erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада булачак машина йөртүчеләр осталыкта ярышты

6 апрель көнне Арчада 16-17 яшьлек егет-кызлар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм машнаны фигуралы йөртү буенча бәйге узды

Биредә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, “Алдынгылар хәрәкәте” оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Лия Ильина, Арча ДОСААФ рәисе урынбасары Ринат Хакимов катнашты. Алар бәйге барышын күзәтеп, үз бәяләрен бирделәр. 

"Тиздән әлеге егет-кызлар руль артына утырачак. Йөртү таныклыгын алыр өчен биреләсе имтиханнар алдыннан бу бәйге бер сынау булып тора. "Автоледи", "Автобабай", "Автоәби" кебек бәйгеләр белән беррәттән, булачак машина йөртүчеләр өчен булган әлеге бәйгебез дә берничә ел уздырылып килә. Районда алдынгы урыннарга чыккан укучылар, бәйгенең республика этабында катнашачак", - диде Энҗе Мөхәммәтҗанова 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйгедә катнашкан яшьләр бүгенге көндә ДОСААФта белем ала һәм машина йөртү таныклыгы алырга әзерләнә. Бәйге барышында алар теоретик яктан белемнәрен дә, практик яктан осталыкларын да күрсәтте. 
Фигуралы йөртү барышында күнекмәләрнең дөрес башкарылышы да, тиз үтәлеш тә исәпкә алынды. 
13 катнашучы арасыннан иң яхшы биш укучы билгеләнде. Аларның өчесенә кубок, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче урын алучы Әмирхан Рахматуллин, икенче һәм өченче урындагы Ранис Гарипов белән Шамил Гарифуллин район данын бәйгенең республика этабында яклаячак.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X