erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яңа стоматология поликлиникасы ачылды (ВИДЕО)

Яңа теш поликлиникасын да күрер көннәр бар икән.

Бүген Арчада өр-яңа теш поликлиникасы ачылды. Нәкь элекке  1938 елда төзелгән бина урынында. Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Казаннан ТР премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин, ТРның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Дәүләт Думасы Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТРның Мәдәният министры Ирада Әюпова кайтты. Поликлиника бинасын төзегән "Арча МСОсы" җитәкчесе Зиннур Гарифуллин символик ачкычны район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка тапшырды. Яңа теш поликлиникасы ишегенә аркылы куелган ал тасма киселде... Бар да яңа бинага узды. Җылы, якты, заманча җиһазланган бүлмәләрне сокланып карап йөрдек. Анда эшләүчеләр дә сөенеп бетә алмый. Барысы да халык өчен. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирек исхакыч кына курэ алмады...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ник берсе татарча сойлэсен сон...

      • аватар Без имени

        0

        0

        бик куркэм вакыйга...Жэл Ирек Исхакович кына курэ алмады...Эйбэт врачлар, эйбэт коллектив...

        Теги: Арча хәбәрләре

        2
        X