erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә хоккей ярышы узды

Гомер буе хоккей уйнаган ветераннар иптәшләрен онытмый

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашыбыз подполковник, хоккей уйнарга яратучы Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә 40 яшьтән узган хоккейчылар арасында ярышлар булып узды.

Рафаэль гаиләсе белән Божа авылында яшәгән. 38 яшь. 8нче сыйныфтан соң Уссурийск Суворов хәрби училищесына укырга керә, аннан соң Мәскәүнең югары хәрби команда училищесын тәмамлый. Запастагы офицер 2022 елның октябрендә махсус хәрби операциягә алына. “За боевые отличия” медале белән бүләкләнә.

 Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. Ул сугышчыны искә алып, гаиләсенә сабырлыклар теләп, хоккейчыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Районның “Сугышчан туганлык” җәмгыятеннән дә килгәннәр иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арча Арена” боз сараенда дүрт команда хоккей уйнады. Алар: Арча, Утар Аты, Носы, Яңа Кенәр командалары. Егетләр бирелеп уйнады. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде.

 Яңа Кенәр командасы беренче урынны алды. 2нче – Арча, 3нче – Утар Аты, 4нче Носы командасы. Рафаэльнең хатыны Әлфия ханым ике баласы белән килгән иде. Ахырдан Әлфия ханым ирен искә алып, хоккей ярышлары оештырганнары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Ветеран хоккейчы Дамир Хәкимов:

“Рафаэльне мин яхшы белә идем. Якыннан аралаштык. Хоккей уйнарга яратты. Яхшы иптәш иде, – дип сөйләде. – Махсус хәрби операциягә отставкадагы майор булып китте, шунда подполковник дәрәҗәсен алып, полк командиры урынбасары булып хезмәт итте. Ике баласы ятим калды. Кечкенәсе ул шунда вакытта туды. Командалар акча җыеп, сугышчының хатыны Әлфиягә бирде, Әлфия ул акчаны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм булыр дип, җаваплы кешеләргә тапшырды”.

Яңа Кенәр командасы капитаны, шәхси эшмәкәр Фәнис Фәйзрахманов:

"Ветераннар арасында быел ярыш үткәрәсе килде. Узган ел үткәрелмәгән иде. Арча командасы Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә үткәрик дигәч, барлык командалар хуплады. Ярышлар әйбәт кенә узды. Без – чемпион!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X