erid:2VtzquqpS7d
Арчада район Советы утырышы узды
Арча яңалыклары

Арчада район Советы утырышы узды

Бүген район Советының чираттагы 29нчы утырышы үтте. Аны район башлыгы,район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта барысы 16 мәсьәлә каралды. Беренче көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул депутатларны узган елгы район бюджеты үтәлеше белән таныштырды. Светлана Петровна шулай ук быелның беренче кварталы нәтиҗәләренә дә тукталды.Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бюджетның керем өлеше кимү күзәтелә. Шуңа күрә алга таба иң кирәк чыгымнарны гына финанслау күздә тотылачак.

Район башлыгының каррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллина бу өлкәдә узган ел башкарылган эшләргә хисап тотты.

Моннан тыш утырышта элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Район Советы карарлары белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев