Бүген Арча бассейнында 5 тренер эшли. Узган ел да 5әү иде. Әмма быелгы уку елында берсе киткән. Казаннан килеп эшләп йөргән тәҗрибәле тренер Хәйдәр Нуруллович киткән.
Яңа (яшь!)тренер килүе әйбәт булган. Чыгышы белән Кировтан. Евгений Иванович Шалагинов. Йөзү буенча Россиянең спорт мастеры, Татарстан чемпионы! 1нче сыйныф балалары белән эшли. Уңышлар телик егеткә!
Балалар рәхәтләнә суда!
Нет комментариев