Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Арча хәбәрләре” район газетасы  – җиңүче

    Үзебезне котлыйбыз

    “Арча хәбәрләре” район газетасы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында оештырылган төрле Россия, республикакүләм бәйгеләрдә даими рәвештә катнашып килә, җиңүләр дә яулый. Шушы араларда гына тагын ике күңелле хәбәр алуга ирештек.

    Беренчесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан. Министрлык тарафыннан  оештырылган бәйгенең “Татарстан Республикасында социаль һәм культура объектларын ныклап төзекләндерү турында иң яхшы материал” номинациясендә “Арча хәбәрләре” газетасының иҗат коллективы җиңү яулады.

    Әлеге бәйгегә Ильяс Фәттаховның “Беренче чиратта – сыйфат”, Гөлсинә Зәкиеваның “Танымаслык булып үзгәрә”, Гөлнур Миннебаеваның “Карлыгач балалар бакчасы ачылды” дигән мәкаләләре җибәрелгән иде.

    Шулай ук “Моя земля – Россия 2020” дигән авыл тематикасын үз эченә алган Бөтенроссия бәйгесеннән дә Диплом килде. Анда Ильяс Фәттахов, Гөлсинә Зәкиева мәкаләләре җибәрелгән иде.

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: