erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова котлавы:

Исән-имин булыйк.

– Быел Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Бай тарихлы уку йортыбызны тәмамлаган меңләгән егет һәм кыз бүгенге көндә мәктәпләрдә балаларга педагогик белем бирә. Араларында озак еллар педагогика өлкәсендә эшләп, дан-шөһрәт казанган укытучылар да бар. Алар бүген дә Арча педагогика көллиятендә белем алулары белән горурлануын белдерә.

Бу ел вакыйгасын зурлап үткәрүне планлаштырган идек. Тик пандемия нәтиҗәсендә ул планыбыз тормышка ашмады. Шулай да юбилеебызны онлайн-концерт белән билгеләп үттек. Анда студентларыбыз белән бергә бездә укып белем алган, хәзер эстрада йолдызларына әверелгән укучыларыбыз да чыгыш ясады. Бу чара хезмәт ветераннарыбызга, укытучыларыбызга, бездә укып чыгып, хәзерге вакытта дөньяның төрле почмакларында эшләүче укытучыларга, студентларга юбилей сәламе булып барып ирешсен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аларның барысын да, шулай ук райондашларыбызны Яңа ел белән тәбрик итәм. Нык сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим. Исән-имин булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X