erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында караңгы вакытта дүрт юл һәлакәте теркәлгән

Арча районында караңгы вакытта дүрт юл һәлакәте теркәлгән. Ике кеше һәлак булган. Икесендә дә җәяүле үзе гаепле.

Алар караңгы вакытта юл кырыеннан барганнар, яктылык кайтаручы элементлары булмаган. Шундый ук очрак әле шушы арада, бәйрәм көннәрендә Иске Чүриле тирәсендә булды.

Җәяүлене бәрдерделәр. Ул да яктылык кайтаручы элементны такмаган булган. Бәхеткә, җәяүлегә зыян килмәгән. 9 айда республикада җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 55 кеше һәлак булган. Бу шушы чорда теркәлгән барлык юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең 25 процентын тәшкил итә.

Беренче яртыеллыкта 27 җәяүле һәлак булса, аннан соңгы өч айда гына да һәлак булучы җәяүлеләр саны 28гә җиткән. Җәяүлеләрне таптатуның күп очрагы караңгы вакытка туры килә. Сәбәбе – киемнәрендә яктылык кайтаручы элементларның булмавы. Районда ел башыннан караңгы вакытта юлда барганда яктылык кайтаручы элементы булмаган 153 очрак теркәлгән.

Хәзер көннәр бик тиз караңгылана, күз күреме начарлана. Үзегезне транспорт белән идарә итүчеләр урынына куеп карагыз. Торак пункттан читтә барасыз, ди. Ике якта басу. Кап-караңгы. Аяз көнне ай яктысы бар дияр идең. Болытлы көннәрдә анысы да юк бит аның. Юл кырыеннан барган кешене абайлап бетерер идегезме? Яктылык кайтаручы элементларны юкка гына уйлап тапмаганнар инде. Машина белән идарә итүче  шуннан чыгып юл кырыеннан кеше барганын күрә ала.

 Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга тәкъдим итә.

– Юлдагы кеше якынча 200 метр арада күренергә тиеш. Бу вакытында транспорт белән идарә итүчегә аңышып алырга һәм тормозга басарга ярдәм итәчәк, – дип аңлаттылар ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм берничә киңәш бирделәр. – Киемдәге яктылык кайтаручы элемент ике яктан килүче  машина йөртүчегә дә күренергә тиеш. Соры һәм якты соры текстиль яктылык кайтаручы тасмалар, шулай ук ак һәм ачык сары төстәге материаллардан яктылык кайтаргычлар куллану яхшы. Караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар куллану җәяүлеләр өчен машина астында калып һәлак булу очрагын 65-70 процентка киметә. Әмма шуңа да карамастан, үз тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклау максатында җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук яктылык кайтаручы элементларны торак пункт эчендә барганда да куллану кирәк. Җәяүлеләр юлны махсус җәяүле юл аркылу урынында гына түгел, төрле җирдән чыгалар. Беренчедән, бу үзе кагыйдә бозу. Икенчедән, машина белән идарә итүче фара яктылыгында кешене 50 метр ераклыктан гына күрә. Ә бу машинаны туктатып калу өчен җитәрлек ара түгел.

– Яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру, балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатында мәктәпләрдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә төрле чаралар оештырабыз, – диде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова. – Шәһәрдә Арчаның 1нче мәктәбенең “Светофорчик” яшь юл хәрәкәте инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә “Күренерлек бул” (“Стань заметней”) дигән акция үткәрдек. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары укучыларга яктылык кайтаручы элементларның юлда никадәр дәрәҗәдә кирәк булулары турында аңлаттылар, яктылык кайтаручы элементлар өләштеләр, барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырдылар.

Ә 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Арчада “Җәяүле” дигән профилактик чара үткәрелде.  ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы, караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны кулланмаучы җәяүлеләрне, шулай ук җәяүле юл аркылу урыннарында җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт белән идарә итүчеләрне барлау максатында рейдлар оештырдылар. Шушы вакыт эчендә генә дә 12 җәяүлегә юл бирмәү очрагы теркәлгән. 22 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган. Шулардан 8е караңгы вакытта яктылык кайтаручы элемент такмаган булган.

Зинһар, юлларда сак булыгыз, үзегезне дә, балаларыгызны да саклагыз. Яктылык кайтаручы элемент ул кызык өчен түгел, юлда тормышны саклап калу өчен кирәк икәнне онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X