erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча янгын сүндерүчеләренә Рөстәм Миңнеханов яңа машина ачкычы тапшырды

Татарстан Президенты районыбыз янгын сүндерү бүлегенә яңа машина бүләк итте. Бу турыда безгә Арча янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев җиткерде.

"Янгын сүндерү бүлеге өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур вакыйга бу. Моңарчы эшләгән янгын сүндерү машиналарыбыз шактый искерә башлаган иде инде. Мондый зур бүләк өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-имин эшләргә язсын "- дип, шатлыгы белән уртаклашты янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе.

20 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләрен бүләкләде. Арчада урнашкан 107нче  янгын сүндерү бүлегенә президент тарафыннан яңа Урал машинасы ачкычы тапшырылды. 

 Бүләкләнүчеләр арасында Арча районы янгын сүндерү бүлеге дә булу - районыбыз өчен зур вакыйга. Район халкының куркынычсызлыгы сагында торучыларыбыз бу бүләккә лаек. Яңа Урал машинасы озак еллар хезмәт итсен һәм аңа эш аз булсын, дигән теләктә калабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фотолар ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ГРАЖДАННАР ОБОРОНАСЫ ЭШЛӘРЕ ҺӘМ ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛЛӘР МИНИСТРЛЫГЫ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча хәбәрләре президент янгын сүндерүчеләр

2
X