erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада балаларга коронавируска каршы вакцина ясый башладылар

Бүгенге көнгә районда 4 балага яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясалган.

Арча районында балаларга вакцина ясау буенча эш ничек оештырылган? Теләүчеләр бармы? Әлеге сорауларга җавап бирүләрен сорап, без Арча район хастаханәсенә мөрәҗәгать юлладык.

Район балалар консультациясенең баш педиатры Алсу Кузнецова:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Балалар өчен Гам-Ковид-Вак-М вакцинасы кулланыла. Ул шулай ук ике тапкыр ясала. Вакцинаның беренче дозасын ясаганнан соң 21 көн үткәч, икенчесе ясала. Районга әлегә балалар өчен 10 микъдар вакцина кайтты. Вакцина 12 яшьтән өлкәнрәк балаларга әти-әниләрнең язмача гаризасы нигезендә ясала. Баланың сәламәтлеге рөхсәт итсә (соңгы 14 көндә вируслы чирләр белән авырмаган булса, температурасы булмаса, тирә-юнендә коронавирус авыруы белән авыручылар булмаса һ.б.), вакцина ясыйбыз. Бүгенге көндә районда 4 балага вакцина ясалды. Тагын шуның кадәр бала көтү исемлегендә. Әти-әниләренең ризалыгы бар, тик әлегә сәламәтлекләре буенча (тамаклары кызыл, йөткерү яки гаиләсендә кемдер авырта һ.б) кичектерелеп тора. Тагын районга 30 микъдар вакцина кайтачак. Без әти-әниләрнең активрак булуын сорыйбыз”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X