erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада балаларны максатчан укытырга әзерләнәләр

Арча район Советы балаларны максатчан укыту тәртибен билгеләгән карар кабул итте.

Бүген район Советының алтынчы чираттан тыш утырышында урта һөнәри һәм югары уку йортында максатчан укыту өчен килешүләр төзү тәртибе каралды.

- Балаларын уку йортларына максатчан юллама алу өчен район хакимиятенә мөрәҗәгать итүче ата-аналар күп. Бу карар андый юлламаны бирү өчен нигез булачак,ягъни шушы карардагы шартлар үтәлгән очракта гына юллама биреләчәк,- диде район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан утырышта район тормышына кагылган башка хокукый актлар да кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Утырыш ахырында узган ел "Ат көне" уңаеннан Яңа Кырлайда ат чабышларын оештыру һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ренат Фәйзрахманов, район Мәдәният йорты  директоры Айрат Нурьязанов, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе консультанты Роберт Хәйретдиновка Татарстан Респуликасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X