erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада илкүләм проектлар уңышлы тормышка ашырыла

Район Советының чираттагы утырышында район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова Арча районында илкүләм проектларны тормышка ашыру белән таныштырды.

Илкүләм проектлар кысаларында районда 2020 елда зур күләмдә эшләр башкарылды.
Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары:
Арча–Сеҗе–Иске Масра юлы реконструкцияләнде;
Ашытбаш–Шушмабаш–Карадуган юлы төзекләндерелде.
Мәдәният:
Яңа Кырлайда модель китапханә ачылды.
Торак һәм шәһәр мохите:
Арчада Совет мәйданы һәм Зур урамны төзекләндерүнең өченче чираты эшләнде.
Демография:
Яңа Чүриле психоневрология интернатының торак корпусы төзелде;
Арчада 7нче санлы “Балачак” балалар бакчасын төзелде.
Мәгариф:
Арчаның 6нчы мәктәбендә “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлештәге белем бирү үзәге ачылды;
Арчаның 2нче мәктәбе спортзалы ныклап төзекләндерелде;
Арча педагогика көллиятендә Ворлдскиллс таләпләренә туры килерлек башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә тәрбия, мәктәптә музыка укыту, физик тәрбия, спорт һәм фитнес буенча остаханәләр ачылды.
Экология:
Урманнарны торгызу буенча эш башкарылды, 2 махсус техника алынды.
Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек башлангычына ярдәм:
4 крестьян-фермер хуҗалыгына 11 млн сумлык грант бирелде.

Утырышта шулай ук район Советы карарларына үзгәрешләр кертелде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X