erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада мошенникларны хөкем иттеләр

Бүген Арча район судында кеше алдаучыларның эше каралды.

Мошенниклар алдауның нинди юлларын гына кулланмый! Ноябрьдә районыбызның ветеран укытучысына шалтыратып, аны Арчадагы бер кафега бәйрәмгә чакыралар, үзе белән паспортын да алырга кушалар. “Чакырган җиргә бар”, дигән әйтем бар бит, баралар, әлбәттә, тормыш иптәше белән парлап баралар. Тик соңыннан, “Их, бармаган булсакчы...” — дип үкенеп бетә алмыйлар.

Мошенникларның исә үз ысулы. Бәйрәм дип аталучы чара вакытында экранда приз отучылар арасында үз исемен күргәч, ул массаж ясау җиһазына ия булып, чараны уздыручылар күрсәткән кәгазьгә кул куя.  Документ белән танышырга ирек тә бирмәгән алдаучылар, эшне тиз тотып, аңа 100 мең сумнан артык торучы суммалы товарга кул куйдыртан икән...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген Арча район судында әлеге эш каралды.

Судның кем файдасына нәтиҗә чыгаруын сайтыбызда алдагы көннәрдә укып белә аласыз. Сайтны карап барырга онытмагыз!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X