Реклама
Бүген Арчага Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре килде.
Берлекнең җитәкчесе Айдар әфәнде Шаһимәрдәнов белдергәнчә, алар бездәге мөселман эшмәкәрләре белән уртак инвестиция проектлары булдыру теләге белән килгәннәр. Делегацияне район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Мәскәү кунаклары район хакимияте һәм мөселман эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр. Киләчәктә Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлегенең вәкиллеген ачу турында килешенде.
Делегация шулай ук Үзәк мәчеттә балалр арасында Коръән укучылар бәйгесен дә карадылар, мөхтәсибәт эшчәнлеге һәм яңа мәдрәсә проекты белән таныштылар.
Айдар Шаһимәрданов бу төзелешкә ярдәм итәргә теләге барлыгын белдерде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз