Бүген Арча шәһәр Советының чираттагы дүртенче утырышы узды.
Аны шәһәр Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта депутатлар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан яңадан Рөстәм Касыймовны сайладылар. Моннан тыш шәһәр Советының даими комиссия составлары да расланды.
Илшат Нуриев шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә таныклык тапшырып бу вазифада уңышлар теләде.
Нет комментариев