Арчада тарихи бинаны сүтү буенча суд булды (видео)
30 гыйнварда Арча район судында Арча шәһәрендәге тарихи бинага кагылышлы административ эш каралды.
Иң яхшы саклану – һөҗүм диләр бит. Монда да шуңа охшашрак хәл килеп чыкты. Бактың исә, милек хуҗасы Фәрдия Закирова, Татарстан Республикасының Мәдәният мирасы объектларын саклау буенча комитеты күрсәтмәләрен законсыз дип табуны сорап судка дәгъва биргән икән.
Район суды дәгъваны өлешчә канәгатьләндереп, комитеттан бинаны бозылудан саклау чаралары үткәрү срогын озайтуны таләп итте.
Хөкем карары әлегә көченә кермәгән.
Әлеге бинаны зарарлау факты буенча җинаять эше дә кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев