erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада тәрәзә йөзлекләре ясыйм дип алдап кешеләрдән акча җыючыга суд булды

Суд тикшерүе барышында хөкем ителүченең бу җинаятьләрне ясаудагы гаебе расланды.

Арча районы прокуратурасы мошенниклык турындагы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Гражданин З. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә (гражданинга шактый зыян китергән мошенниклык), 159нчы маддәнең 3нче өлешендә (зур күләмдәге мошенниклык) күздә тотылган җинаятьләрне ясауда гаепләнә.

Алдан һәм суд тикшерүе барышында ачыкланганча, хөкем ителүче, З. социаль челтәрдәге “В контакте” битендә тәрәзә йөзлекләре ясыйм дип белдерү урнаштыра. Аңа ышанган кешеләрдән үзенең банктагы хисап счетына акча күчерүләрен сорый. Шуннан күчкән акчаларны алып кача.

Шундый юл белән ясалган җинаятьләр нәтиҗәсендә Б. 219011 сумлык, А. 39000 сумлык, Ф. 317750 сумлык зыян күрә.

Суд тикшерүе барышында хөкем ителүченең бу җинаятьләрне ясаудагы гаебе расланды.

Хөкем ителүченең гаебен тануын, китергән матди зыянны өлешчә кайтаруын, гаебен танып үзе килүен һәм җинаятьне ачуда актив катнашуын, ясалган җинаятьләрне авырайта торган сәбәпләр булмавын һәм хөкем ителүченең шәхесен исәпкә алып, суд З.га 2 ел 6 ай сынау срогы белән 2 ел 6 ай шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, суд зыян күрүчеләрнең килгән зыянны түләтү турындагы дәгъваларын канәгатьләндерде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә  кермәгән.

Ринат Газизов,

район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X