erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада узган шимбәдә ике кеше асылынып үлгән

Туганнарына Ходай сабырлык бирсен.  

Узган шимбә Арча өчен кайгылы көн булды. Дөрес, кайберәүләр бу хакта белми дә калгандыр. Әмма икесе дә безнең тирәдә булгач, әле дә йөрәк авырта. Яшьләр бит әле, бик яшьләр. Икесе дә 1986 елгы. 34 яшь. Гөрләтеп яши торган  вакытлары.

Берсе Почта урамындагы чишмәдә булган. Сергей Александрович Михайличенко. Ул шимбә төнлә белән асылынган. Икенче көнне суга төшкән бер кеше күреп алган да “Водоканал Сервис”та охранникка барып полиция чакыртырга кушкан.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Сергей Александрович педагогика көллиятендә музыка укыткан, сәнгать мәктәбендә дә дәресләр биргән. Бик сәләтле, тыныч кеше булган, берәү белән дә бәхәскә кермәгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ул үз-үзенә кул салган, асып куйганнар, дигән вариант каралмый.

Шул көнне көндез тагын бер егетнең, Рамил Нәҗиповның асылынуы турында да хәбәр килеп иреште. Тулырак мәгълүматны соңрак җиткерербез.

Туганнарына Ходай сабырлык бирсен.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X