Арча стадионында киләсе очрашу “Искечә Яңа ел”да булачак.
8 гыйнварда Арча стадионында яңа ел ялларын йомгаклау концерты булды. Анда Үзәк чыршы ачылышыннан башлап районыбызның һәр авыл җирлегенә караган мәдәният оешмалары концерт программасы үткәрделәр.
Чараны Ташкичү, Утар-Аты, Түбән Аты авыл җирлекләренә караган мәдәният оешмалары тәкъдим итте.
Үзәк стадиондагы милли йортларда балалар өчен мастер-класслар, музыкаль-хәрәкәтле уеннарны Арча шәһәре мәдәният учреждениеләре үткәрде.
"Искечә Яңа ел"да очрашканга кадәр!..
Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов хәбәр итә.
Фотолар һәм видеолар: Илфар Әюпов
Нет комментариев