erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яңа район башкарма комитеты җитәкчесе

Бүген Арча район Советының чираттагы утырышында депутатлар район башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләү турында карар кабул итте.

Бу вазифага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Расул Мөхәррәмов билгеләнде. 

2006 елдан шушы хезмәттә булган Илшат  Галимуллинга район башлыгы Илшат Нуриев рәхмәт белдерде һәм "Арча муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләде.

- 31 ел хакимияттә эшләү дәверендә Илшат Әхәтович районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Ул киләчәктә дә безнең белән бер командада булачак,- дип белдерде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Депутатлар район тормышына кагылышлы хокукый-норматив актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул иттеләр. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Район Советы утырышында Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. Ул җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен  Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Радик Шәяхмәтовка "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы " Ассоциациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайда туып- үскән егет бу? Кайда укыган? Һөнәре? Серләрне үзегез ачу хәерлерәк...юкса, гайбәт китә бу Арчада

    • аватар Без имени

      0

      0

      Расүл Мөхәррәмовның атасы барммы? Русча әйтсәк: отчествосы?

      Теги: Арча хәбәрләре

      2
      X