Бүген Арча Загсында юбилярларны котладылар.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина котлап, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.
Котларга район хатын-кызлар советты рәисе Альмира Гатауллина да килгән иде.
Балалары, оныклары да бик матур теләкләр әйттеләр.
-- Гомеребез эш белән үтте, -- диде юбилярлар. - Балаларны да эшләтеп үстердек.Өчесенә дә югары белем бирә алдык.
Юбилярларны котлап, Булат Бахтияров бик матур итеп җырлады.
Ышан бары тик гомер иткәнгә...
Без дә юбилярларга исәнлек- саулык телибез!
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Нет комментариев