erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада юл һәлакәте кеше үлеме белән тәмамланган

4 апрельдә кичке 8 сәгатьтә Урта Бирәзә тавында була бу хәл.

4 апрельдә кичке 8 сәгатьтә Урта Бирәзәдәге Сабантуй була торган урында була бу хәл. Ул турыны күпләр белә. Зур булмаган гына аланлык, янында гына чишмә һәм шактый биек тау. Бик матур җир. Әлеге чишмә буенда яшьләр аралашып утырган. Берсе үзенең машинасында (элегрәк чыккан универсаль джип кебек машина) шушы тауга менгәне булуы турында әйткән. Исбатлап күрсәтергә булган. Янына дустын да утырткан.

 Бу хакта безгә Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре җиткерде. “Әлеге тауга ул көндез якты вакытта менгән булган. Бу юлы кичке сигездә, караңгыда. Машина тауга ыргылган. Тик менеп җитәм, дигәндә генә туктап калган. Чигенеп төшкән булса, бәлки, берни булмас иде. Тик ул тау өстендә борыла башлаган. Һәм машина аска кадәр (ун тапкыр бардыр) тәгәрәгән. Йөртүчесе һәлак булган, янындагы дусты хастаханәдә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X