erid:2VtzquqpS7d
Һәр анага сәламәтлек һәм иман нуры!
Арча яңалыклары

Һәр анага сәламәтлек һәм иман нуры!

Әниләр көне белән!

Илдус авылыннан Гөлгенә Хәбибрахманова. 1972 елда Шушмабаш авылында туган. 9 балалы гаиләдә үскән. Үзе дә 7 бала әнисе. Ире Айдар да 11 балалы гаиләдә үскән. Моннан өч ел элек бакыйлыкка күчкән. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Гөлгенә сыгылып төшмәгән. Бөтен көчен җыеп, алга атлаган һәм атлый. Намаз укый. Машина йөртергә өйрәнгән. Аз булса да файда булыр дип, инкубаторда каз-үрдәк бәбкәләре, тавык чебиләре чыгара. Инде бүген кечкенәсе Саматы гына үз янында. 4 сыйныфта укый. Һәм 5кә генә. 

Гөлгенә пешерергә ярата. Балалар кайтышка дип өчпочмагын, бәлешен пешереп куя. Кызлары кияүгә чыгып, инде оныклары да бар. Малайлар һөнәр көллиятләрендә укыйлар. Айтуган Яшел Үзән шәһәрендә медицина көллиятен тәмамлап, шунда Өлкәннәр йортында медбрат булып эшли.

1922 елда "Ана даны" медале белән бүләкләнә. Гаилә белән төрле конкурсларда катнашалар. Һәм җиңәләр дә. Узе дә җырлый. "Зөбәрҗәт" триосы белән фестивальләрдә катнаша. Призлы урыннар алалар. 

Бергә-бергә җырлаулары күңелле.

Гөлгенә ханым һәр анага сәламәтлек һәм иман нуры, балалар куанычы тели. Үзенә дә шул ук теләкләрне юллыйбыз. Исәнлек-саулык һәм Ана бәхете!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев