Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада “Зур этнографик диктант” яздылар

    99 кеше 5 мәйданчыкта белемнәрен сынап карады.

    Бүген, 3 ноябрьдә, “Зур этнографик диктант” халыкара акциясе башланды. Әлеге акциягә безнең район халкы да кушылды. Арчада 5 мәйданчыкта район Иҗтимагый Совет әгъзалары, Үзәкләштерелгән китапханә, Мәдният йорты, Арчаның 6нчы мәктәбе, “Казан арты” тарих-этнография музее коллективлары белемнәрен сынады. Алар 45 минутта 30 сорауга җавап язды.

    “Зур этнографик диктант” акциясе 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Аның өчен https://2021.miretno.ru/ сайтына кереп теркәлү узарга һәм бирелгән сорауларга җавап бирергә кирәк. Утыз биремнең егерме – федераль, унысы төбәккә карый. Барлык сорауларга да җавап биреп бетергәч, катнашу турында сертификатны чыгарырга була.

     

    Реклама

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    • ;
    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: