Арчалар Сабадан җиңеп кайттылар
Сабага хоккей ярышына бардылар.
Ветераннар 50+ уйнады. 12 хоккейчы уйнады. Алар: фотода беренче рәттә сулдан уңга: Дамир Габдрахманов, Марсель Ахунов, Олег Мөхәммәтҗанов, Зиннур Ильясов, Олег Никитин, 2 рәттә Самат Нуриев, Камил Гарәфиев, Фәнис Заһитов, Зиннур Сәгыйтов, Ринат Минһаҗев, Илшат Сәгыйтов, Дамир Хәкимов.
Дүрт команда очрашкан. Арча, Саба, Балтач, Кукмара командалары. Арчаны Сабаны 4:1, Балтачны 3:2, Кукмараны 2:1 исәбе белән җиңгән.
--Безнең Арча ветераннар командасы Арча боз сараенда атнага ике тапкыр шөгыльләнеп тора, -- дип сөйләде уенчы Дамир Хәкимов.
--Уеннар каты бардымы? -- дип сорыйбыз Дамирдан.
--У-у, -- дип җавап бирде Дамир.
Афәрин, егетләр! Исән-сау булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев