Реклама
Арчадан 7 кеше теплоходта Самарага бардылар.
Республикадан мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы әгзалары сәяхәткә чыга. 140 кеше.
--Бик күңелле булды, -- дип сөйли район профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. -- 4 палубалы, уңайлы теплохотда, ашаталар-эчертәләр, артистлар җырлап тора, төрле уеннар оештыралар. 3 көнлек сәяхәт булды ул. Самараны карагач, кайтыр юлга чыктык. Хис--тойгылар чиксез! Юллама бәясенең 75 процентын профсоюз күтәрә. Мондый сәяхәтләр бер генә оештырылмый. 4әү булды инде, августта икәү булачак.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз