erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалылар «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең финалына чыкты

Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры узды.

Әлеге турда Казан, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Алексеевск, Балтач районнары үз эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим итте. Районыбыздан бик күп эшләр әлеге конкурска җибәрелде. Шулар арасыннан  жюри әгъзалары  зональ турга Арчаның 1 мәктәбе,   Ашытбаш, Наласа, Шушмабаш урта мәктәпләре, Ташкичү, Сеҗе, Разъезд Курса, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәпләре һәм Нур телестудиясе укучыларының эшләрен кабул иткән иде.

«Балалар өчен анимацион фильм» номинациясендәге,  «Балалар өчен кыска метражлы кино» номинациясендәге проектлар бәяләнде, татар телендә компьютер уеннары  күрсәтелде. Катнашучылар һәрбер укучының эше белән танышты һәм шушы урында горурланып әйтәсе килә ярымфиналга узучыларның күбесе Арча районыннан. Дөрестән дә укучыларыбыз бик сәләтлеләр. Республика турында районыбыз данын  «Балалар өчен кыска метражлы кино» номинациясендә Арча укучылар сараенда эшләп килүче  Нур телестудиясе, «Балалар өчен анимацион фильм» номинациясендә Наласа урта мәктәбе, татар телендә компьютер уеннарын Шушмабаш урта мәктәбе яклаячак.

Бәйгенең жюри рәисе — ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин:

«Республика буенча без ничә айдан бирле йөрибез. Чагыштырырга да мөмкинлегебез бар. Казан тирәсе районары да актив катнашып, безгә эшләрен юлладылар. Беренче, икенче, өченче урыннарны алмаучылар борчылмагыз. Монда оттыручылар юк. Барыбыз да җиңүчеләр, бер максатка эшлибез. Бер корабта барабыз. Максат бер — туган телебезне саклау», — диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кинофестивальнең ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 апрельдә филармониядә узачак. Беренче урынга 100 мең сум, икенче урынга 70 мең сум, өченче урынга 50 мең сум акчалата бүләк каралган.

Гөлназ Шәмсемөхәмәтова,

Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

;
2
X