Арчаның 9 нчы балалар бакчасында
“Балалар бакчасында балаларның җәйге ялын оештыру”
Бу җәй бигрәкләр матур инде! Табигать җәй аенда керфекләрен ача төсле . Тирә-як ямь-яшел. Кошлар сайравы күңелләрне моңландыра. Хуш исле чәчәкләр күзләрне камаштыра. Зәңгәр күктә болытлар, ак пароходлардай, узыша-узыша каядыр ашыгалар. Колак төбендә генә чикерткәләр, скрипкаларын чиртә-чиртә концерт куялар төсле.
Балалар да җәйне көтеп алалар. Бакча балалары өчен җәйне истә калырлык итеп, куңелле, шул ук вакытта файдалы итеп оештыру – безнең, тәрбиячеләрнең, төп бурычы. Бала кызыксынуының чиге юк. Ул бөтен нәрсәне күрергә, тотып карарга тырыша. Җәйге чорда балалар аеруча хәрәкәтчән булалар. Төрле уеннар уйнарга, каяда булса барасылары, яңа җирләрне күрәселәре килә.
Балалар бакчасында безнең иртәбез иртәнге фильтрдан башлана. Аннан соң иртәнге гимнастика үткәрелә. Иртәнге аштан соң кызу эш башлана. Олы кеше өчен гадәти булган күренешләр бала өчен аны әйләндереп алган дөнья турында яңа мәгълумат чыганагы, зур ачыш кыры булып тора. Әйләнә-тирә дөнья һәм кешелек өчен куркыныч булган ситуацияләрне, табигатьтә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен күзалларга өйрәнәбез.
Балаларның сәламәтлеген саклау, аларның физик һәм психик үсешен тәэмин итү өчен уеннар оештырыла. Күбрәк җәйге мәйданчыкта уйнарга яраталар.
Һәрбер көннең үз тематикасы бар.Мәсәлән, “Туган җирем –Татарстан”, “Без- табигать балалары”, “Су – безнең дустыбыз”, “Әкият иленә сәяхәт”, “Витаминнар”, “Дуслык көне” , “Чисталыкны саклыйк” , “Кояш яктысы” һәм башкалар. Һәркемнең дә кече яшьтәге балаларны күзәткәне бардыр: кемдер балчык белән нәрсәдер әвәләргә ярата, кемнеңдер рәсемгә ихласы зур яки кемдер көннәр буе нәрсәдер көйләп йөрергә булдыра. Табигый материаллардан, кәгазь, тукымалардан, балчык, пластик шешәләрдән... һ.б төрле кул эшләре эшләп бәйгеләр үткәрдек.Балалар бик канәгать калдылар.
Балаларның шат йөзен, бәхетле елмаюын күрү – үзе зур бәхет!
Арча районы 9нчы номерлы “Шатлык”
балалар бакчасы тәрбиячесе
Җамалиева Гөлнар Илгиз кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев