erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның "Көнбатыш" мәчете исемен алыштырды

Бүген, изге җомга көнендә, Арча районы имам-мөхтәсибе-Эмир хәзрәт Миңнемуллин Арча шәһәренең «Көнбатыш» мәчетендә җомга намазын үткәрде.

Үзенең вәгазендә «Белем алуның фазыйләте һәм әхлакны яхшырту өстендә эшләү" турында сөйләде. Намаздан соң мәхәллә җыелышы узды, анда имам-хатыйб-Равил хәзрәт Ибраһимов, үзен имам-хатыйб вазыйфасыннан читләштерүне сорады. Аның нәтиҗәле хезмәте өчен, имам-мөхтәсиб рәхмәт хаты тапшырды. Соңыннан «Көнбатыш» мәчетенең яңа имам-хатыйбын сайладылар. Ул, Арча районында туып-үскән Әсхәт хәзрәт Абдуллин булды.  Көн тәртибендә, шулай ук, «Көнбатыш» мәчетенең исемен үзгәртү мәсьәләсе торды, бер тавыштан «Көнбатыш» мәчетен, безнең татар дин әһеле булган «Габденнасыйр Курсави» исеме белән атарга карар кылдылар. Бу чара Идел буе Болгар Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X