erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре ярдәмгә килә

“Шундый ул безнең арчалар! Молодцы!”

Арчаны әйләнеп үтә торган юлда зур йөк машинасы юл кырына төшеп китә. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре шунда ук машина йөртүчегә ярдәмгә килә.

Казан-Малмыж юлының 67нче километрында, ягъни Арчаның үзендә үк шушы көннәрдә була бу хәл. Краснодар краеннан Балтач сөт комбинатына кайткан машина йөген бушатып кире Казанга юл ала. Йөртүчесе дә бу якныкы түгел, Төмән өлкәсеннән. Бер белмәгән, күз күрмәгән җирдә шундый күңелсезлеккә юлык әле. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Шунда аның янына Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Рәдис Гарифуллин һәм Алмаз Әхәтов килеп туктый һәм ярдәмгә ашыга.

– Мин монда төне буе тордым. Алар минем белән бар да яхшы булсын өчен төне буе контрольдә тоттылар. Аннан аккумулятор сүнде. Тагын аларга шалтыраттым. Тагын ярдәмгә ашыктылар, – ди йөк машинасы шоферы. – Аннан Арча халкына чиксез зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Килделәр, хәлемне белделәр, ашарга, эчәргә чәй, җылынырга кирәкмиме, дип сорашып тордылар. Аларга беркем дә кушмый бит. Мин гел юлда йөрим, күрәм, мондый кешеләр бик сирәк очрый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче көнне шул ук ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән көчле техника килеп, машинаны тартып чыгаралар.

Бу хакта инстаграм битенә видеолар, фотолар куйган идек. Андагы мактау сүзләрен сезгә дә җиткерәсе килә. “Шундый ул безнең арчалар! Молодцы!”, “Рәдис абый, Алмаз абый, сез һәрвакытта ярдәм күрсәтәсез. Аллаһы Тәгалә сезгә зур шатлыклар бирсен. Яхшылыгыгыз мең тапкыр артып кайтсын”, “Горурланабыз!”, “Юл газабы-гүр газабы, диләр. Шушындый салкында юлда калдырмаган өчен рәхмәт егетләргә”, “Бәхете бар икән машина йөртүченең. Чын ЮХИДИ хезмәткәрләре сменасында юл кырына төшеп киткән. Рәхмәт Рәдис белән Алмазга”, “Рәдис кебек чын кеше, олы йөрәкле кеше юк ул һәм булмас та”, “Алмаз, Рәдис, эшләгән изгелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын. Юлда калган кеше генә аңлый моны” һәм башкалар.

Гадәттә, ЮХИДИ хезмәткәрләрен сүгәргә яраталар. Әмма алардан башка юлда тәртип булыр идеме икән? Ә безнең Арча ЮХИДИ бүлекчәсе егетләре бервакытта да беркемне дә юлда ярдәмсез калдырмыйлар. Узган ел да шундый бер очрак булды. Анда да Рәдис Гарифуллин машина йөртүчегә ярдәмгә килде. “Эшләү дәверендә андый очраклар күп була. Юлда калган машина йөртүчеләргә ашарга илтергә, бүлекчәгә җылынырга алып кайтырга да туры килгәне бар”, – дигән иде бер аралашканда Рәдис. Ярдәмчеллеге, гаделлеге өчен транспорт белән идарә итүчеләр ихтирам итә дә инде аны. “Рәдис кебек ЮХИДИ хезмәткәре юк”, – дип җибәрәләр. Димәк, яшьләр дә аннан үрнәк ала. Монысы Алмаз Әхәтов турында. Рәхмәт сезгә, егетләр. Эшләрегез уң булсын. Ә изгелек җирдә ятмый ул, меңе белән үзегезгә игелек булып әйләнеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлда калган машина йөртүчегә ярдәмгә килгән

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/vDDshwFp4ts

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X