erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Армиягә китте егетләр (+фотолар)

​​​​​​​Тагын унбер егет армия сафларына хезмәт итәргә китте. Аларның унысы Арча, берсе Әтнә районыннан.

Тагын унбер егет армия сафларына хезмәт итәргә китте. Аларның унысы Арча, берсе Әтнә районыннан.

Күптәннән сакланып килгән матур традиция буенча егетләрне Арча хәрби комиссариатыннан тантаналы төстә озаттылар. Дөресрәге, китәсе көннең алдында озату чарасы булды. Анда әти-әниләр дә килде. Булачак солдатлар видеоклиплар аша армия сафларындагы тормыш, хәрби техника белән таныштылар.

– Бу юлы китәсе егетләрнең күбесе Үрнәктәге агросәнәгать көлляиятеннән. Үзләре китәбез, дип килделәр, алдан имтиханнарын бирделәр. Астрахань өлкәсендәге хәрби частьтан транспорт белән идарә итүчеләр сораганнар иде. Бу егетләрнең барысы да шунда китәчәк, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Алия Мортазина.

Быел язгы чакырылышта ике районнан барлыгы 80нән артык егет (71е Арча районыннан) армия сафларына алыначак. Шуларның 20дән артыгы май аенда киткән инде.

– Әти-әниләрнең беренче сораулары: “Кайнар ноктага китмиләрме”? “Балаларыгызны махсус операция барган урынга җибәрмәячәкләр”, – дип аңлатулар алып барсалар  да, әти-әниләр, егетләр үзләре дә курку кичерә. Бу сорауга 2022 елның 29 мартында үткән киңәшмәдә Россия Федерациясенең Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу төгәл җавап бирде: “Чакыру буенча армиягә алынган хәрбиләр “кайнар” нокталарга җибәрелмәячәк. Бер ел алдан армия сафларына алынганнар билгеләнгән тәртип буенча өйләренә кайтып китәчәк”, – диде. Курыкмыйча балаларыгызны армия сафларына җибәрә аласыз”, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Үземнең олы улым быел яз беренчеләрдән булып армия сафларына китте. Мәскәүдә Росгвардиядә хезмәт итә. Кайнар ноктага нәкъ менә шул росгвардиячеләрне җибәрәләр. Солдат тормышы җиңел түгел. Тик улым зарланмый. 

Бүгенге көндә армия сафларында Арча һәм Әтнә районыннан  150 егет хезмәт итә. 2009 елдан башланган район башлыгы, хәрби комиссар исеменнән туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлау открыткалары җибәрү, хезмәт характеристикалары соратып алу әле дә дәвам итә. Алмаз Борһанов егетләребез хезмәт иткән һәр хәрби часть командирлары белән шәхсән үзе элемтәдә тора.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу көнне ул Алевтина Яшинага улы Дмитрий хезмәт иткән часть командиры язган хезмәт характеристикасын тапшырды.

– Арчада туып-үскән. 2021 елның декабрендә армиягә алынган, – диде хәрби комиссар. – Әти-әниләренә, өйләренә командирыннан Рәхмәт хаты да килгән.

 – Сезгә дә минем улым кебек яхшы хезмәт итүегезне телим. Сәламәт, исән-имин  булыгыз. Әти-әниләрегезгә рәхмәт хатлары килсен. Алар сезнең белән горурланырлык булсын,  – диде Алевтина Яшина.

Соңыннан егетләргә истәлек бүләкләре тапшырылды, “Үзәк” мәчеттән Наил хәзрәт Мөхәммәтҗанов хәерле юл теләп дога кылды.

– Билгә каеш тагу гына солдат булу дигән сүз түгел әле, – диде ул. – Район, әти-әниләрегез, якыннарыгыз йөзенә кызыллык китермәслек итеп хезмәт итегез. Бирешмәгез. Горур булырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X