erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

    Ашытбаш чаңгы юлы – 2020

2020 нче ел кышының соңгы көннәре үзенең коеп яуган яңгырлары, җылы көннәре белән истә калды.  29 февраль иртәсендә исә  бөтен җирне   ап-ак кар каплады. Бу көнне  Ашытбаш  авылында Бөек Җиңүнең- 75, ТАССР ның- 100, Арча районының – 90 еллыгына багышланган  район күләмендә чаңгы ярышы узды.  

            

   Ашытбашлыларның  башка авылларда булмаган бик матур урыны – Артышлыгы бар. Икенче ел рәттән табигатьнең шул  матур урынында –Артышлык буенда - чаңгычыларны үзләренә  җыя алар.Элек анда сабантуйлары узган. Менә шунда дүрт  км озынлыкта чаңгы трассасы булдырганнар. Укучылар шунда тренировкалар уздыра. Көннәр җылы тору сәбәпле, ярышка гына  трассаны башка урыннан үзгәртергә туры килгән. Спорт сөючеләрне  һава торышы  , явып торган кар да куркытмаган. Иртәдән автобус, машиналар белән укучылар  ярыш буласы урынга җыелды.Бер читтә казанда ботка пешә, табада коймак чыжлый. Мәдәният хезмәткәрләре  самоварда чәй кайната, ярышып килгән укучыларны  тәмле ботка белән сыйлый.  Ярышны күзәтергә, чаңгычыларга көч бирергә авыл кешеләре, мәктәп укучылары да килгән.Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Фәһим Хатыйп улы, мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы, ярышны үткәрүдә башлап йөрүче,   үзе дә чаңгы спорты белән шөгыльләнүче  Рәдис Әүхәдиев һәм Раят Шәвәлиев та  укучылар арасында.

     Әллә дулкынланудан, әллә  сынатмаска  теләүдән , балаларның битләре уттай яна, һәркайсы борчылып та, шатланып та, нәтиҗәне көтә.  Укучылар   дүрт яшь категориясендә көч сынашты. Ярыш бик кискен барды, берәүнең дә җиңеләсе килми. Көчлеләр арасыннан да иң көчлеләр билгеләнә. Район спорт мәктәбеннән килгән хөкемдардар Таджибаева В.Р., Мөхәммәтшин Ф.Ф.   җиңүчеләрне игълан итәләр,призлы урыннар яулаган укучыларга  грамота  һәм спонсорларның бүләкләрен  тапшыралар. Беренче урынны Иске Кырлай мәктәбе командасы,икенче урынны- Ашытбаш, өченче урынны- Яңа Кенәр мәктәпләре командасы яулады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Бүләкләр әзерләүдә ярдәм иткән Тайд- фойл ширкәте җитәкчесе  Закиров А. А. ка, шәхси эшмәкәр Надыршин И., балаларны тәмле пироглар белән сыйлаган Иске Ашыт авлыннан   шәхси эшмәкәр Фазылҗанов И.гә, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Ф. Х ка, мәктәп коллективына, мәдәният йорты хезмәткәрләренә  , чараны оештыруда катнашкан авыл халкына зур рәхмәтен җиткерде  ярышларны оештыручылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X